26.04.2019г. проведена встреча с работниками ООО «ТНГ-геосейс». Во встрече приняли участие 27 чел., в том числе предпенсионеры 17 чел, из них:мужчин- 15 чел.,женщин-2чел.
Директор Наталья Казанова проинформировала коллектив ООО «ТНГ-геосейс» о том, что в центре занятости организован консультационный пункт для лиц предпенсионного возраста. По интересующим вопросам, касающимся трудового законодательства и законодательства в сфере занятости населения, а также нарушенных прав лиц предпенсионного возраста можно обращаться в центр занятости по адресу: РТ, г.Бугульма, ул.Октябрьская, д.15 или по тел. «горячей линии» 8(85594) 4-19-55.
Ведущий инспектор Наталья Матвеева проинформировала коллектив ООО «ТНГ-геосейс» (далее-коллектив) о том, что каждый гражданин имеет право на труд без какой бы то ни было дискриминации, а также право на защиту от безработицы. Проинформировала коллектив о запрете распространении информации о свободных рабочих местах и вакантных должностях, содержащей сведения дискриминационного характера, в том числе с указанием возраста к соискателю. Озвучила вопрос о том, что с 01.01.2019г. вступили изменения в Трудовой кодекс РФ и работники предпенсионного возраста могут получать освобождение от работы на 2 рабочих дня ежегодно для прохождения диспансеризации на основании письменного заявления.
По окончании встречи присутствующим вручена памятка о соблюдении прав граждан предпенсионного возраста и размещена на стенде предприятия.
2019 елның 26 апрелендә “ТНГ-геосейс” ҖЧҖ хезмәтчәннәре белән очрашу оештырылды. Очрашуда 27 кеше катнашты, шуларның 17се – пенсия алды яшендәге гражданнар иде (15 ир-ат, 2 хатын-кыз).
Директор Наталья Казанова “ТНГ-геосейс” ҖЧҖ коллективына Бөгелмә муниципаль районы халыкның мәшгульлек үзәгендә пенсия алды яшендәгеләр өчен консультация пункты оештырылу турында хәбәр итте. Хезмәт турындагы законнарга, пенсия алды яшендәге гражданнарның мәшгульлегенә кагылышлы законнарга, шул юнәлештә хокуклар бозылуга бәйле сораулар белән “ТР, Бөгелмә шәһәре, Октябрь урамы, 15нче йорт” адресы буенча мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итәргә яки 8 (85594) 4-19-55 телефоны аша “кайнар линия”гә шылтыратырга була.
Әйдәп баручы инспектор Наталья Матвеева “ТНГ-геосейс” ҖЧҖ коллективына һәрбер гражданинның бернинди дискриминациясез хезмәткә һәм эшсезлектән яклауга хокукы булу турында сөйләде. Дискриминацион характердагы мәгълүматлар булган (шул исәптән – эш эзләүченең яшен күрсәтеп) информацияне тарату тыелганлыгы турында да әйтеп узды. 2019 елның 1 гыйнварыннан РФ Хезмәт турындагы кодекска үзгәрешләр кертелүе һәм пенсия алды яшендәге эшләүчеләрнең, диспансеризация узу өчен ел саен ике түләүле көн алырга хокуклары барлыгы, моның өчен язма гариза кирәклеге турындагы сорау да яктыртылды.
Очрашу ахырында анда катнашучыларга пенсия алды яшендәге гражданнарның хокукларын саклау турында памятка бирелде, ул предприятие стендына урнаштырылды.