Сегодня в ГКУ «Центр занятости населения г.Бугульмы» состоялось рабочее совещание по вопросу реализации федерального проекта «Разработка и реализация программы системной поддержки и повышения качества жизни граждан старшего поколения «Старшее поколение» в рамках которого в Республике Татарстан организуется краткосрочное профессиональное обучение и дополнительное профессиональное образование граждан предпенсионного возраста за счет средств федерального бюджета и бюджета Республики Татарстан.
В совещании приняли участие директор центра занятости Наталья Казанова, начальник отдела кадров ОАО «Бугульминский электронасосный завод», специалисты кадровой службы ОАО «Бугульминские электрические сети» и ООО «УТТ» Бугульминское».
Реализация данного мероприятия будет осуществляться центром занятости населения следующим образом:
для организации обучения работников предпенсионнного возраста работодателям будет предоставлена субсидия за счет бюджетных средств. Работодатели самостоятельно организуют обучение своего персонала целевой категории в организациях, осуществляющих образовательную деятельность.
В ходе мероприятия стороны обсудили организационные детали, обменялись мнениями и наметили план реализации федерального проекта, в части обучения граждан предпенсионного возраста.
Бүген “Бөгелмә шәһәре халыкның мәшгульлек үзәге” дәүләт казна учреждениесендә “Өлкән буын гражданнарга системалы ярдәм күрсәтү һәм аларның тормыш сыйфатын күтәрү программасын эшләү һәм гамәлгә ашыру” федераль проектын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә узды. “Өлкән буын” дигән бу программа кысаларында Татарстан Республикасында пенсия алды яшендәге гражданнарны Федераль бюджет һәм Татарстан Республикасы бюджеты акчасына кыска сроклы һөнәри белем бирү курсларында укыту, яисә өстәмә һөнәри белем бирү мәсьәләләре каралды.
Киңәшмәдә мәшгульлек үзәге директоры Наталья Казанова, “Бөгелмә электр насослары заводы” ААҖ кадрлар бүлеге начальнигы, “Бөгелмә электр челтәре” ААҖ һәм “Бөгелмә УТТ” ҖЧҖнең кадрлар белән эшләүче белгечләре катнашты.
Әлеге чарада каралган эшләр халыкның мәшгульлек үзәге тарафыннан түбәндәге тәртиптә гамәлгә ашырылачак:
Пенсия алды яшендәге хезмәтчәннәрне укыту өчен эш белән тәэмин итүчегә бюджеттан субсидия биреләчәк. Эш белән тәэмин итүчеләр исә үз персоналын мәгариф-укыту эшчәнлеге алып баручы оешмаларда максатчан категорияләрдә укытуны мөстәкыйль рәвештә оештыралар.
Әлеге чара барышында очрашкан яклар оештыру мәсьәләләренең нечкәлекләрен ачыкладылар, фикер алыштылар, федераль проектны гамәлгә ашыру планын билгеләделәр. Атап әйткәндә, пенсия алды яшендәге гражданнарны укытуга кагылышлы сораулар каралды.