31 июля в ГКУ «Центр занятости населения г.Бугульмы» в рамках национального проекта «Демография» был организован Круглый стол для работодателей по вопросам создания рабочих мест для трудоустройства многодетных родителей, имеющих 3 и более детей, с компенсацией затрат работодателю.
На заседании Круглого стола были также рассмотрены вопросы трудоустройства многодетных родителей, их прав и обязанностей в трудовой деятельности, развития профессиональной карьеры.
Слушатели были проинформированы о порядке предоставления субсидии из средств федерального бюджета на организацию рабочего места для многодетного родителя. Всего в мероприятии приняли участие 8 организаций.
31 июль көнне «Бөгелмә шәһәре халыкның мәшгульлек үзәге» дәүләт казна учреждениесендә, “Демография” милли проекты кысаларында, эш белән тәэмин итүчеләр өчен 3 һәм аннан күбрәк балалы әти-әниләрне эшкә урнаштыру өчен эш урыннары булдыру һәм эш белән тәэмин итүченең чыгымнарын каплау турындагы мәсьәләләргә багышланган «Түгәрәк өстәл» утырышы узды.
Утырышта ишле балалы ата-аналарны эшкә урнаштыру, хезмәт эшчәнлегендә аларның хокуклары һәм бурычлары, һөнәри карьера үсешенә кагылышлы сораулар каралды.
Очрашуда катнашучыларга ишле балалы гаилә башлыкларына эш урыны булдыру өчен федераль бюджеттан субсидия бирү тәртибе турында мәгълүмат бирелде. Чарада барлыгы 8 оешма катнашты.