2024 год объявлен годом семьи. В центре занятости населения г.Бугульмы разработан план мероприятий, приуроченный к году семьи. Одним из таких мероприятий является семейное консультирование по вопросам профориентации. На консультировании присутствуют подростки и их родители, где после пройденного профтестирования обсуждается вопрос выбора профессии, направления, интересов подростка, а также востребованных профессий на рынке труда. Специалист центра занятости, родитель и подросток обсуждают наилучший вариант для выбора профессиональной деятельности.
2024 ел Гаилә елы дип игълан ителде. Бөгелмә шәһәре халыкның мәшгульлек үзәгендә Гаилә елы уңаеннан башкарыласы чаралар планы эшләнде. Шундыйлардан берсе - һөнәри юнәлеш бирү сораулары буенча гаиләгә консультацияләр уздыру. Консультацияләрдә яшүсмерләр һәм аларның әти-әниләре катнаша.
Һөнәри тест узганнан соң алар белән яшүсмерне кызыксындыра торган һәм хезмәт базарында сорау зур булган һөнәрләр турында сөйләшү алып барыла. Үзәк белгече, әти-әни һәм яшүсмер, бергәләшеп, кайсы һөнәри эшчәнлекне сайлау кулайрак булуы турында фикер алышалар.