12.12.18 в ГАОУ «Бугульминском строительно-техническом колледже» специалисты Центра семьи совместно с сотрудниками ЦЗН проводили мероприятие с учащимися второго курса на тему: «Современный рынок труда: настоящая и перспективная кадровая потребность». Цель занятия: Отработка приемов и методов трудоустройства студентов, ознакомить с навыками самопрезентации, правилами составления резюме, поведения при приеме на работу.
Учащиеся строительно-технического колледжа, присутствующие на мероприятии, обучаются по специальностям: машинист локомотива и лаборант эколог. Психолог ГКУ ЦЗН Снежана Лунева провела с ребятами диспут по вопросам рынка труда, востребованных профессий, грамотного оформления резюме, а также технику собеседования с работодателем. Специалисты Центра семьи провели с ребятами тренинги, игры на тему - трудоустройство, рынок труда. Все студенты после мероприятия получили буклеты для поиска работы.
2018 елның 12 декабрендә “Бөгелмә төзелеш-техник көллияте” дәүләт автоном һөнәри белем бирү мәгариф учреждениесендә Гаилә үзәге белгечләре, Халыкның мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре белән бергәләп, икенче курс студентлары өчен “Бүгенге заман хезмәт базары: хәзерге көндә һәм перспективада кадрларга ихтыяҗ” дигән темага чара уздырдылар. Чараның максаты: студентларда эшкә урнашу алымнары һәм ысуллары буенча күнекмәләр булдыру, үз-үзеңне тәкъдим итү юллары, резюме төзү кагыйдәләре, эшкә кабул итү вакытында үз-үзеңне тоту тәртипләре белән таныштыру.
Төзелеш-техник көллиятенең әлеге чарада катнашкан студентлары локомотив машинисты һәм лаборант-эколог белгечлекләре буенча белем алалар. “Халыкның мәшгульлек үзәге” дәүләт казна учреждениесе психологы Снежана Лунёва яшьләр белән хезмәт базарына, ихтыяҗ зур булган һөнәр һәм белгечлекләр, резюмены грамоталы һәм дөрес итеп рәсмиләштерү, ә тагын шулай ук эш бирүче белән сөйләшү техникасына кагылышлы сораулар турында диспут үткәрде. Гаилә үзәге белгечләре укучылар белән эшкә урнашу, хезмәт базары темаларына кагылышлы тренинглар, уеннар оештырдылар. Чара тәмамлангач, анда катнашкан студентларның һәммәсенә дә эш эзләү мәсҗәләләрен яктырткан буклетлар таратылды.