28 мая 2021 года ведущий инспектор центра занятости населения Наталья Матвеева оказала правовую помощь безработным гражданам в сфере занятости населения. Основной целью мероприятия являлось оказание консультативной помощи незащищенным и малоимущим гражданам г.Бугульмы. В мероприятии приняли участие 7 человек, представляющих различные социальные группы, преимущественная часть из них – малообеспеченные категории граждан: пенсионеры, безработные, инвалиды, то есть те, кто наиболее остро нуждается в социальной поддержке общества и государства, состоящие на учете в центре занятости населения,а так же обратившиеся впервые. Поступившие в этот день вопросы касались трудовых правоотношений, законодательства занятости населения. На все обращения граждане получили квалифицированную консультацию.
2021 елның 28 маенда халык мәшгульлеге үзәгенең әйдәп баручы инспекторы Наталья Матвеева эшсез гражданнарга халык мәшгульлеге өлкәсендә хокукый ярдәм күрсәтте. Чараның төп максаты Бөгелмә шәһәренең якланмаган һәм мохтаҗ гражданнарына консультация ярдәме күрсәтүдән гыйбарәт иде. Чарада төрле социаль төркемнәргә караган 7 кеше катнашты, аларның күпчелеге гражданнарның аз тәэмин ителгән категориясенә караган пенсионерлар, эшсезләр, инвалидлар, ягъни җәмгыять һәм дәүләт тарафыннан социаль ярдәмгә аеруча мохтаҗ булган һәм халыкның мәшгульлек үзәгендә исәптә торучылар, шулай ук беренче тапкыр мөрәҗәгать итүчеләр иде. Бу көнне яңгыраган сорауларның күпчелеге хезмәт өлкәсендәге хокукый мөнәсәбәтләргә, халыкның мәшгульлек өлкәсендәге законнарга кагылышлы булды. Мөрәҗәгатьләрнең барысына да гражданнар квалификацияле консультация алдылар.