С целью содействия гражданам в трудоустройстве, а работодателям в подборе необходимых работников центр занятости населения г.Бугульмы проводит Ярмарки вакансий. Первая в этом году мини-ярмарка вакансий прошла 21.02.2019г., в которой приняли участие 4 предприятия нашего города – Исполнительный комитет БМР РТ, зоомагазин «Котопёс», ГБОУ «Бугульминская кадетская школа-интернат» и ПАО «Таттелеком» с востребованными вакансиями:
- бухгалтер;
- специалист;
- агент по продажам;
- продавец непродовольственных товаров;
- грузчик.
Ярмарку посетили 24 человека - как безработные, так и обратившиеся граждане. Работодатели рассмотрели все кандидатуры, на рассмотрении находятся резюме 5 человек.
Гражданнарга эшкә урнашуда ярдәм күрсәтү, ә эш белән тәэмин итүчеләргә кирәкле хезмәтчәннәрне сайлап алырга мөмкинлек бирү максатыннан, Бөгелмә шәһәре халыкның мәшгульлек үзәге Тәкъдим ителә торган эш урыннары ярминкәсе уздыра. Быелгы беренче шундый кече ярминкә 21 февральдә узды, анда шәһәребезнең 4 предприятиесе: ТР Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты, “Котопёс” зоокибете, “Бөгелмә кадетлар интернат-мәктәбе” ДБОУ һәм “Таттелеком” ГАҖ таләп ителгән түбәндәге белгечлекләр буенча эш тәкъдим иттеләр:
– хисапчы;
– белгеч;
– сату буенча агент;
– азык-төлек булмаган товарлар сатучы;
– йөк төяүче.
Ярминкәдә эшсез буларак теркәлгәннәрдән һәм яңа мөрәҗәгать итүчеләрдән 24 кеше катнашты. Эш белән тәэмин итүчеләр барлык кандидатураларны карадылар, 5 кешенең резюмесы аерым карауга алынды.