1 декабря стартовала Декада инвалидов, приуроченная к Международному Дню инвалидов. В рамках декады для людей с ограниченными возможностями 6 декабря 2018 года в Центре занятости населения г. Бугульмы прошла мини-ярмарка вакансий с участием 2 предприятий города.
Цель ярмарки – трудоустройство безработных и ищущих работу граждан из числа инвалидов.
В ходе мероприятия 19 граждан с ограниченными возможностями, 9 из которых – являются инвалидами, ознакомились с условиями работы и требованиями работодателей по предлагаемым вакансиям. 2 гражданина приглашены на работу. Благодаря формату мини-ярмарки, на котором не предусмотрено большое количество участников, каждый соискатель смог пообщаться с потенциальным работодателем, обсудить предлагаемую работу с учетом рекомендаций индивидуальной программы реабилитации, задать другие интересующие вопросы.
Также при посредничестве специалистов службы занятости с представителями работодателей был обсужден вопрос о возможности создания на предприятиях дополнительных оборудованных (оснащенных) рабочих мест (в т.ч. специальных) для инвалидов, которые бы учитывали их персональные потребности.
1 декабрьдә Халыкара Инвалидлар көне уңаеннан Инвалидлар декадасы старт алды. Шушы ункөнлек кысаларында, 6 декабрь көнне мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен “Бөгелмә шәһәре халыкның мәшгульлек үзәге” дәүләт казна учреждениесендә инвалидлар өчен мини-ярминкә узды.
Ярминкәнең максаты – эш эзләүче инвалидларны эшкә урнаштыру.
Чара барышында мөмкинлекләре чикле 19 граждан, шуларның 9ы – инвалидлар, тәкъдим ителгән вакансияләр буенча эш шартлары һәм эш бирүченең таләпләре белән таныштылар. 2 гражданин эшкә чакырылды. Мини-ярминкә форматында артык күп кеше катнашмаганга күрә, килгән һәр кеше потенциаль эш бирүче белән якыннан аралаша, индивидуаль тернәкләндерү программасын исәпкә алып, тәкъдим ителә торган эш шартлары турында үз сорауларын бирә алды.
Шулай ук, Мәшгульлек үзәге белгечләре арадашчылыгында, эш бирүчеләр белән предприятиеләрдә инвалидлар өчен, аларның шәхси ихтыяҗларын истә тотып, өстәмә җиһазландырылган (көйләнгән) эш урыннары (шул исәптән, махсус эш урыннары) булдыру мөмкинлекләре турында да фикер алышулар узды.